Югары белем алырга планлаштырмаган 11 сыйныф укучылары, рус теле һәм математика буенча дәүләт имтиханнарын өчлегә булса да тапшырсалар, аттестатлар ала алачак. Бу мәгариф министрлыгы приказында билгеләнгән, ул 23 апрельдә үз көченә керә.
Студент булырга теләүче чыгарылыш сыйныф укучылары өчен аттестат алу шарты башка – аларга рус теленнән бердәм дәүләт имтиханын (БДИ) тапшырырга һәм балларның минималь күләмен җыярга кирәк булачак. Төгәл планканы Рособрнадзор билгеләячәк.
Сәламәтлаек мөмкинлекләре чикләнгән укучыларга, шул исәптән инвалид балаларга да, шартлар гадиләштерелде – аларга бары тик рус теле буенча гына имтиханнар бирү җитә.
Бик яхшы билгеләренә генә аттестат алырга омтылучыларга мәктәпне бер бишлегә генә тәмамларга түгел, ә шулай ук рус теленнән БДИны 70 баллдан да түбәнгә тапшырмау, һәм шулай ук барлык сайланган предметларны да уңышлы бирү мөһим булачак. Әгәр дә отличник вузга омтылмаса, аңа рус теле һәм математика буенча дәүләт йомгаклау аттестациясен (ДЙА) бишлегә тапшырырга кирәк.
Боерыкта шулай ук укучылар мәктәптән аттестатның скан-күчермәсен электрон почта аша сорарга мөмкин, дип билгеләп үтелә.