2021 елда Түбән Кама беренче сыйныф укучылары сафын 3 513 бала тулыландырачак. Хәзер химиклар шәһәре мәктәпләрендә 32 меңнән артык укучы белем ала.
Быел Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән мәктәп укучыларының гаиләләре, шул исәптән беренче сыйныф укучыларының гаиләләре 10 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү алачак.
Моннан тыш, анасы яки атасы ялгызы гына бала тәрбияләүче гаиләләргә аерым ярдәм күрсәтеләчәк. 1 июльдән мондый гаиләләрдә үсүче 8 яшьтән 16 яшькә кадәрге балаларга түләү билгеләнәчәк һәм аның күләме ил буенча уртача 5 650 сум тәшкил итәчәк, дип искә төшерде шәһәр киңәшмәсендә Түбән Кама мэры.
Ул шулай ук узган елдан сыйныф җитәкчеләре хезмәт хакына ай саен өстәмә акча алалар, дип искәртте. Владимир Путин шул ук өстәмә түләүне техникум һәм колледжларның уку төркемнәре кураторлары өчен дә билгеләргә кушты.
Түбән Камада мондый ярдәм чарасы урта һөнәри белем бирүнең 230 укытучысына кагылачак.
Тулаем алганда, Россия буенча 2024 елга кадәр 1 млн бала өчен 1 300 мәктәп төзеләчәк һәм 16 мең мәктәп автобусы сатып алыначак, мәктәп тәмамлаучыларның 60% ы югары уку йортларына бюджет урыннарына укырга керә алачак, 2024 елга кадәр бюджеттан фәнни тикшеренүләргә 1 трлн сум юнәлдереләчәк.