25 апрель көнне Калининград өлкәсенең Зеленоградск шәһәрендә инглиз теле буенча бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабына йомгак ясалды.
Читтән торып zoome-конференция режимында барган ябылу тантанасында нәтиҗәләр игълан ителде. Инглиз теле буенча 258 катнашучы арасында Россия Федерациясенең төрле субъектларыннан, шул исәптән Татарстаннан 116 укучы инглиз теле буенча җиңүче һәм призер булды.
Республикабыздан олимпиадада13 укучы катнашты, шуларның 5се призлы урыннар алды. Болар:
Иван Шишкин, Зәй районының 3 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 11 сыйныф укучысы;
Мирза Шәймәрданов, Казан шәһәре Яңа Савин районының 7 нче лицей-интернатының 10 сыйныф укучысы;
Дарина Мостакимова, Казан шәһәре Совет районының лицей-инженерлык үзәгенең 11 сыйныф укучысы;
Анастасия Ведерникова, Зеленодольск районының 3 нче гимназиясенең 11 сыйныф укучысы;
Мария Иванова, Казан шәһәре Вахитов районының «СОлНЦе» махсуслаштырылган олимпиада-фәнни үзәге» гомуми белем бирү интернат-мәктәбенең 9 сыйныф укучысы.
Олимпиадада катнашучыларны котлыйбыз! Безнең призерларны әзерләгән педагогларга — КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институты Чит телләр һәм тәрҗемә югары мәктәбе Европа телләре һәм мәдәниятләре кафедрасының укытучы-профессорлар составына зур рәхмәт белдерәбез.