Беренче зат күзлегеннән сугыш турында «Искә төшерик” авторлык проекты Россия мәгариф министрлыгы ярдәме белән Мәскәүдә һәм ил төбәкләрендә «Россия – минем тарих» мультимедиа паркларында эшли башлаячак. Күргәзмә Бөек Җиңү көненә багышланган, башкалада ул 29 апрельдә узачак.
Күргәзмә уникаль көндәлекләргә, хатларга, мемуарларга, архив фотосурәтләренә һәм видеоязмаларга нигезләнә һәм әйләнә-тирәлек объектына сурәтне 3D-проекцияләү технологиясен кулланып нәфис фильм принцибына таянып эшләнгән.
Экспозиция Екатеринбургтан килгән яшь авторлар төркеме тарафыннан оештырылган, аның концепциясе бердәм сюжет белән бәйле җиде залны күз алдында тота, аларның һәркайсы сугышта катнашучыларның берсе - маршал, концлагерь тоткыны, Ленинград блокадасында яшәүче һәм башкалар турында сөйли. Моннан тыш, бары тик Мәскәүдә генә шәфкать туташы залы тәкъдим ителәчәк.
Күргәзмә трейлерын сылтама буенча карарга мөмкин.