Татарстан Республикасы Кама Тамагы районының В.П. Муравьев исемендәге Затон мәктәбендә шахмат зонасы ачылды.
Мәгариф оешмаларында шахмат зоналарын булдыру проекты «Мәгариф» илкүләм проекты ярдәмендә гамәлгә ашырыла.
Ачылыш ТР Кама Тамагы районы башлыгы урынбасары Газинур Габидуллин катнашында узды. Шахмат уены өчен кирәкле бөтен нәрсәне Куйбышев Затоны бистәсе депутаты Александр Сорокин бүләк итте.
Бүгенге көндә шахмат зоналары районның биш мәктәбендә эшли. Аларның икесе – кадет интернат-мәктәбендә һәм Теньки мәктәбендә - "Үсеш ноктасы" функциональ зоналарын булдыру вакытында Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән "Мәгариф" илкүләм проекты кысаларында 2019 һәм 2020 елларда ачылды. Тагын ике шахмат зонасы – Рудницк һәм Кама Тамагы мәктәпләрендә - “Бердәм Россия” Татарстан бүлекчәсенең партия проекты ярдәмендә барлыкка килде. Кама Тамагы мәктәбендә шахмат зонасы апрель урталарында ачылды.