Проект дөнькүләм топны һәм аерым категорияләрдәге югары уку йортларының бәясен үз эченә ала, болар — белем бирү сыйфаты, үткәрелә торган тикшеренүләрнең сыйфаты, интернационализация дәрәҗәсе, финанс тотрыклылыгы. Иннополис университеты рейтингның ике исемлегенә керде – финанс тотрыклылыгы буенча 97 урын һәм интернационализация буенча 196 урын.
Александр Тормасов, Иннополис Университеты ректоры: «Кыска гына вакыт эчендә без дөньякүләм белем бирү картасында безне күрә алырлык стадиягә ирештек һәм безнең дәрәҗәне билгеләп үтәләр. Безнең югары уку йорты, ә аңа нибары 8 ел гына әле, мондый рейтингларда дөньяның әйдәп баручы һәм өлкән яшьтәге университетлары арасына керүен күрү күңелле хәл әлбәттә»
74 дәүләттән рейтингта югары уку йортлары тәкъдим ителгән, исемлекнең беренче 10 иленнән 563 катнашучы университет. Россия 2017 елдан башлап катнашучылар саны буенча өчлеккә керә. Шулай ук әлеге өчлектә АКШ һәм Кытай бар. Глобаль рейтингта топ-3не АКШтан өч югары уку йорты төзеде: Гарвард университеты, Калифорния технология институты, Стэнфорд университеты. Россиядән рейтингта МДУ алда бара.
2020 елдан Иннополис Университеты шулай ук Institutions Active in Technical Games Research уеннарын тикшерүче 100 югары уку йорты арасына керде. Шулай ук узган ел ИТ-югары уку йорты «Еврокомиссия ярдәмендә нигезләнгән U-Multirank рейтингы» уртак халыкара фәнни мәкаләләр» категориясендә Россиянең беренче университеты булды.
Round University Ranking (RUR)-RUR Rankings хөкүмәтнеке булмаган оешмасы (штаб-фатир Мәскәүдә) тарафыннан ел саен яңартыла торган глобаль рейтинг. RUR дүрт төп юнәлеш: укыту, тикшеренүләр, халыкара хезмәттәшлек, финанс тотрыклылыгы буенча бүленгән егерме күрсәткеч нигезендә берничә йөз әйдәп баручы дөнья университетларының нәтиҗәлелеген бәяли. 2010 елдан бирле басыла.