Йомгаклау иншасы өстәмә вакытта 12 майда узачак

2021 елның 29 апреле, пәнҗешәмбе

Бәйрәмнәр уңаеннан өстәмә ял көннәре билгеләнүгә бәйле рәвештә Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт 4 майдан 7 майга кадәр йомгаклау иншасын (изложение) уздыруның өстәмә срогын билгеләде -  ул 2021 елның 12 маенда үткәреләчәк.

Йомгаклау иншасын уңышлы язу 11 сыйныфны тәмамлаучылар өчен дәүләт йомгаклау аттестациясенә үтү өчен рөхсәт булып тора. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән укучылар (ОВЗ) йомгаклау иншасы урынына изложение язарга хокуклы. Чыгарылыш укучыларының күпчелеге 15 апрельдә йомгаклау иншасы (изложение) язды инде.

Сочинение "зачет"/”незачет” системасы буенча бәяләнә. 12 майда аны бик начар билгесенә язганнар, йомгаклау иншасына  (бәян изложениегә) нигезле сәбәпләр аркасында  килмәгән яки аны язып бетерә алмаган укучылар яза алачак. Алар өчен йомгаклау иншасын язуның тагын бер өстәмә көне билгеләнде, ул – 2021 елның 19 мае.

Йомгаклау иншасы (изложение) җирле вакыт белән 10:00 сәгатьтә башлана. Йомгаклау иншасын (изложение) язу өчен 3 сәгать 55 минут (235 минут) вакыт бирелә. Сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгәннәр, инвалид балалар һәм инвалидлар өчен йомгаклау иншасын язу 1,5 сәгатькә озайтылды.

Йомгаклау иншасының тәкъдим ителә торган күләме – кимендә 350 сүз, йомгаклау изложениесыныкы – кимендә 200 сүз.

Йомгаклау иншасы (изложение) вакытында катнашучыларга үзләре белән элемтә чаралары, фото, аудио- һәм видеоаппаратура, белешмә материаллар, язмалар һәм мәгълүматны саклау һәм тапшыруның башка чаралары, орфографик һәм аңлатма сүзлекләр куллану тыела. Катнашучыларның шулай ук әдәби чыганаклар текстларыннан файдалану хокукы юк. Әлеге кагыйдәләрне бозган катнашучылар йомгаклау иншасыннан чыгарыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International