Әти-әниләр өчен инструкция төзелде: мәктәп ашханәләрен ничек тикшерергә

2021 елның 29 апреле, пәнҗешәмбе

Берничә кагыйдәне үтәргә кирәк булачак.

1) Әти-әниләрләр үзләренең туклану буенча мониторингта катнашырга теләве турында мәктәп директорына хәбәр итәргә тиеш. Моннан тыш – махсус комиссия составына керергә (идарә советы яки ата-аналар советы карары буенча).

2) Туклануны оештыруны тикшереп тору комиссиясе составына керүче ата-аналарның шәхси медицина кенәгәләре, ПЦР-тесты булырга тиеш.

3) Ата-аналарны ашханәләргә үткәрүне мәктәп медицина хезмәткәре (яисә башка җаваплы зат) килештерергә тиеш.

Әти-әниләр нәрсә тикшерә алачак?

- ашамлыкларның расланган менюга туры килү-килмәвен бәяләргә,

- төшке аш залның санитар-техник эчтәлеге,

- җиһазларның, савыт-сабаның торышы,

- хезмәткәрләрдә санитария киеме булу һәм аның торышы,

- ашханәне җыештыруның сыйфаты,

- азыкның сыйфатына һәм куркынычсызлыгына лаборатор-инструменталь тикшеренүләр булу.

Һәм бу әле тулы исемлек түгел.

- Тикшерү нәтиҗәләре ата-аналарның гомуми җыелышларында тикшерелә һәм мәктәп администрациясе, аны гамәлгә куючы һәм туклану операторы, күзәтчелек органнары адресына мөрәҗәгать итү өчен нигез булырга мөмкин.

Исегезгә төшерәбез, элегрәк РФ президенты Владимир Путин билгеләп үткәнчә, ата-аналар комитетлары мәктәпләрдә кайнар туклану сыйфатын контрольдә тоту мөмкинлеген алырга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International