Россия Президенты Владимир Путинның Юлламасында куелган бурычны гамәлгә ашыру өчен, булачак укытучыларны әзерләүне камилләштерүне, уку йортлары инфраструктурасын яңартуны үз эченә алган педагогик вузларны үстерү стратегиясе эшләнәчәк. Бу һәм башка мәсьәләләр бүген И.Н. Ульянов исемендәге Ульяновск дәүләт педагогика университетында Россия мәгариф министрлыгы башлыгы Сергей Кравцов һәм министрлык карамагындагы 33 педвуз ректоры катнашында узган киңәшмәдә каралды.
Федераль Җыенга юлламасында дәүләт башлыгы якындагы ике елда педагогик вузларны капиталь төзекләндерү һәм техник җиһазлау өчен өстәмә рәвештә 10 миллиард сум акча җибәрергә кушты. Сергей Кравцов киңәшмәдә катнашучыларның төзекләндерү эшләрен нәтиҗәле оештыру, заманча белем бирү мохите булдыру, яңа белем бирү программаларын гамәлгә кертү мәсьәләләре буенча тәкъдимнәре турында сөйләде.
«Без барлык педагогик югары уку йортларының бердәм мәгълүмат киңлеген булдырабыз, педагогик фәнне үстерүгә акчаны сизелерлек арттырабыз. Эшкә урнаштыру мәсьәләләренә зур игътибар бирәбез: сайлап алынган һөнәрдә хәзерге вакытта 70%тан артык педвузны тәмамлаучы үзен тапкан», - дип мәгълүмат бирде мәгариф министры.
Россия мәгариф министрлыгы башлыгы ассызыклаганча, педвузларга кабул итү сыйфаты, шулай ук аларны тәмамлаганнарны мәктәпкә эшкә урнаштыру саны да арта. Сергей Кравцов билгеләп үткәнчә, узган ел, 2019 ел белән чагыштырганда, педвузларга кабул итү буенча БДИ нәтиҗәсе 2,5 баллга арткан, бу укытучы һөнәренең абруе күтәрелү турында сөйли.
Моннан тыш, киңәшмәдә булачак укытучыларны һәм белгечләрне, аерым алганда, быел җәйге сәламәтләндерү кампаниясе чорында мәктәп укучылары белән эшләячәк вожатыйларны әзерләү мәсьәләләре каралды.
«Педагогика югары уку йортын тәмамлаган яшь белгеч мәктәпкә килә, дәресләр алып бара, барлык методикаларны тикшерә, укучылар, ата-аналар белән мөнәсәбәтләр кора белсен өчен, гамәли әзерлекне үстерергә кирәк», - дип ассызыклады министр.
Шулай ук, Сергей Кравцов сүзләренчә, киңәшмәдә тәрбия эшен оештыруның якынча программасын гамәлгә ашыруның арадаш нәтиҗәләре ясалган, ул 17 мең мәктәптә сынау уза.
«Ахыргы нәтиҗәләр җәй көне ясалачак. Бу программаны тормышка ашыру тулаем алганда бик уңышлы бара, ул педагогик бергәлек, ата-аналар тарафыннан уңай кабул ителә. 1 сентябрьдән үк барлык мәктәпләр дә сынау программасы буенча эшләсен өчен, без һичшиксез барлык төзәтмәләрне кертәчәкбез. Тиешле кадрлар кирәк. Мәктәпләрдә түгәрәкләр, спорт секцияләрен оештыру белән шөгыльләнәчәк, өстәмә белем бирү учреждениеләре белән хезмәттәшлек итәчәк, директорга, сыйныф җитәкчеләренә ярдәм итү буенча шөгыльләнәчәк мәктәп директоры киңәшчеләрен әзерләү буенча тотрыклы эш алып бырыла. Монда да без шулай ук педагогик вузларның мөһим бурычларын күрәбез», - диде министр.
27-28 апрельдә И.Н. Ульянов исемендәге Ульяновск дәүләт педагогика университетында Россия мәгариф министрлыгы, Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык һәм Рособрнадзор ярдәмендә “Педагогия вузларында тәрбия” семинар-киңәшмәсе узды. Педагогика югары уку йортларында тәрбия бирү программасы макеты турында фикер алышкан семинарда ректорлар, ректорларның тәрбия эше буенча проректорлары һәм Россиянең 33 педагогик һәм социаль-педагогик профильле югары уку йортларыннан студентлар үзидарәсе лидерлары катнашты.
Эш визиты барышында Сергей Кравцов шулай ук Ульяновск педвузы эшчәнлеге белән танышты һәм Ульяновск өлкәсе губернаторы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Алексей Русских белән бергә Бесланда теракт вакытында тоткын итеп алынганнарны азат иткәндә һәлак булган хәрби хезмәткәр, Россия Федерациясе Герое Дмитрий Разумовский хөрмәтенә куелган һәйкәлгә чәчәкләр салды.