4-24 майда Саба районы гимназистлары командасы Краснодар краеның «Смена» ВДЦында мәктәп спорт клубларының Бөтенроссия спорт уеннарының финал этабында Татарстан данын яклаячак.
Ярышлар программасында берьюлы берничә спорт төре бар. Бу — өстәл теннисы, баскетбол 3х3, җиңел атлетика эстафетасы, йөзү һәм өй эше буларак "Видеоролик".