Илсур Һадиуллин Казанның 98 нче мәктәбендә «Җиңү диктанты» язды

2021 елның 29 апреле, пәнҗешәмбе

Казанның 98 нче мәктәбендә Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин катнашында “Җиңү диктанты” узды.

Халыкара диктант Бөек Ватан сугышы вакыйгаларына кагылышлы сораулар белән тест режимында узды.

"Бу безнең әтиләр, бабайлар, Советлар Союзы халкы күрсәткән зур батырлык көче турында диктант. Әгәр тарихны искә төшермәсәк, яшь буынга җиткерә алмасак, ул юкка чыгачак ", — дип белдерде Илсур Хадиуллин журналистларга. Җиңү диктанты — үсеп килүче буынны патриотик рухта тәрбияләүдә мөһим роль уйнаган халыкара акция. 2019 елдан бирле үткәрелә. 2019 елда Җиңү диктанты Татарстанда 8 мәйданчыкта үткәрелде, анда 795 кеше катнашты. 2020 елда диктант 88 мәйданчыкта оештырылган. Быел мәйданчыклар 159 га кадәр арткан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International