Рус география җәмгыятенең "Ачышлар дөньясы" профильле сменасы 2021 елның октябрендә "Орленок" балалар үзәгендә узачак, дип хәбәр итә Рус география җәмгыяте. Биредә катнашу өчен Россиянең барлык төбәкләреннән 11 яшьтән 16 яшькә кадәрге балалар һәм яшүсмерләр, география һәм катнаш фәннәр белән мавыгучы 5-10 нчы сыйныф укучылары, шулай ук яшьләр һәм балалар берләшмәләрендә актив җәмәгать эшчәнлеге алып баручылар чакырыла.
"Ачышлар дөньясы" профиль сменасында катнашучыларны мавыктыргыч лекцияләр һәм танылган галимнәр һәм сәяхәтчеләрнең мастер-класслары көтә.
Конкурста сайлап алуда катнашу өчен 2021 елның 4 июленә кадәр гариза тутырырга һәм иҗади бирем башкарырга кирәк. Ул экологик бәйрәмнәрнең берсе темасына видеоролик булдырудан гыйбарәт.
«Орленок» бөтенроссия балалар үзәге – Россия Федерациясе мәгариф министрлыгына буйсынуындагы 11-16 яшьлек балалар һәм яшүсмерләр өчен федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе. 2020 елның июлендә үзәк үзенең 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.