Россия югары уку йортларында кабул итү кампаниясе 20 июньдә башланачак, ул узган елгыга караганда тынычрак узар дип көтелә. Бу хакта РФ фән һәм югары белем министры Валерий Фальков белдерде.
"Югары уку йортларына документлар кабул итү 20 июньдә башланачак, икенче дата шундый мөһим – бу 29 июльдә, документларны кабул итү тәмамлангач һәм 17 августта – бу инде югары уку йортларына керүгә бәйле барлык процедуралар", – дип белдерде брифингта министр.
Ведомство башлыгы быел кабул итү кампаниясе, эпидемиологик вәзгыятьне тотрыкландыруга бәйле рәвештә, тынычрак режимда узачак, дип саный. Шул ук вакытта, узган ел сынау узган барлык эшләнмәләр дә быел – шул исәптән документларны читтән торып тапшыру да кулланылачак.