Быел җәйге лагерьларда Татарстан буенча 183 мең укучы һәм студент ял итәчәк

2021 елның 30 апреле, җомга

Җәйге каникулларда Татарстан укучылары һәм студентлары өчен 183 меңнән артык юллама бүленәчәк, шул ук вакытта аларның бер өлеше бюджет акчалары хисабына түләнәчәк.

Авыр тормыш хәлендә калган 10 810 бала бушлай ял итү мөмкинлеге алачак. Барлыгы бюджеттан 56 мең юллама тулысынча түләнәчәк – бу максатларга 564,4 млн сум бүлеп бирелгән.

Мәктәп укучылары балалар сәламәтләндерү лагерьларына, шул исәптән палаткалыларына, Краснодар крае, Кырым һәм Марий Элга китәрләр дип планлаштырыла. Шәһәр яны лагерьларында, шулай ук Кара диңгез яр буйларында һәм “Сәләт” форумында профильле сменаларга бару мөмкинлеген 20 911 сәләтле бала алачак – бу олимпиадаларда, иҗади конкурсларда, спорт ярышларында җиңүчеләр һәм призерлар.

Моннан тыш, хезмәт һәм ял лагерена 12 мең юллама республика укучыларына, тагын 5 мең студентка тапшырылачак. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән, тернәкләндерүгә мохтаҗ балалар һәм башкалар да ял итә алачак.

Якын елларда Россиядә балалар ялы программасын киңәйтү көтелә. Әйтик, якындагы 10 ел дәвамында барлык яшь россиялеләр "Туризм һәм кунакчыллык индустриясе" илкүләм проекты кысаларында ил буйлап ике тапкыр сәяхәт итә алачак, бу хакта элегрәк РФ вице-премьеры Дмитрий Чернышенко сөйләде.

"Безнең балалар даими рәвештә ил буйлап сәяхәт итәргә, Россия курортларында сәламәтлекләрен ныгытырга һәм белемнәрен киңәйтергә, күп кенә яңалыкларны белергә тиеш. 10 ел офыгында һәр бала елына ике тапкыр Россия буйлап сәяхәт итә алачак”, - дип билгеләде ул РФ Хөкүмәтенең Координация үзәгендә.

Илкүләм проектлар Россиядә 2019 елдан бирле гамәлгә ашырыла. Алар РФ Президенты Владимир Путинның "май указлары" нигезендә эшләнгән. Программалар илнең стратегик үсешенең 12 юнәлешен үз эченә ала, алар арасында «Сәламәтлек саклау», «Мәгариф», «Экология», «Демография», «Фән», «Мәдәният», «Торак һәм шәһәр мохите» бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International