"Кванториум" технопарклары, "Үсеш ноктасы" һәм "IT-куб" үзәкләре педагогларын РФ Мәгариф министрлыгы академиясендә укырга чакыралар

2021 елның 30 апреле, җомга

«Заманча мәктәп» һәм «Цифрлы белем бирү мохите» федераль проектларын гамәлгә ашыру кысасында «Россия Федерациясе мәгариф министрлыгы дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру һәм хезмәткәрләрне һөнәри үстерү академиясе» өстәмә һөнәри программалар буенча белем бирү педагогик хезмәткәрләренең һөнәри осталыгын өзлексез арттыру үзәге белән берлектә «Кванториум» балалар технопарклары , «Үсеш ноктасы» табигый-фәнни һәм технологик юнәлешле белем бирү үзәкләре һәм «IT-куб» цифрлы белем бирү үзәкләре педагогик хезмәткәрләренең өстәмә һөнәри программалары буенча укуларын оештыра.

Педагогик хезмәткәрләрне укыту читтән торып уку форматында «Россия Мәгариф министрлыгы академиясе» өстәмә һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе платформасында узачак.

Программаның күләме – 36 сәгать.

Уку вакыты – 2021 елның 25 маеннан 2021 елның 25 июненә кадәр.

Укуга түбәндәгеләр чакырыла:

1.     2021 елда «Кванториум» балалар технопаркларында (физика, химия, биология укытучылары) белем алуны планлаштыручы укытучылар;

2.     2021 елда белем бирүне "Үсеш ноктасы" (физика, химия, биология укытучылары) табигый-фәнни һәм технологик юнәлешле мәгариф үзәкләрендә башкарырга планлаштырган укытучылар;

3.     2021 елда «IT-куб» цифрлы белем бирү үзәкләрендә белем алуны планлаштыручы өстәмә белем бирү педагоглары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International