Миллионнан артык укучы һәм студент "Зур тәнәфес"кә кушылды

2021 елның 3 мае, дүшәмбе

Миллионнан артык укучы һәм урта һөнәри белем бирү студентлары "Зур үзгәреш" конкурсында катнашуга гариза бирделәр. Ул 12 юнәлеш буенча уза: фән һәм технологияләр ("Киләчәкне булдыр!"), сәнгать һәм иҗат ("Иҗат ит!"), журналистика һәм яңа медиалар ("Иң кирәклесе турында сөйлә!"), урбанистика ("Әйләнә-тирә дөнны үзгәрт!"), тарихи хәтер ("Исеңдә тот!"), волонтерлык (“Игелек кыл!"), сәяхәт һәм туризм ("Россияне күрсәт!"), экология ("Табигатьне сакла!"), сәламәт яшәү рәвеше ("Сәламәт бул!"), белем бирү технологияләре ("Яңаны ач!"), эшкуарлык ("Эшкуар бул!") һәм дәүләт куркынычсызлыгы ("Ватанга хезмәт ит!").

Дистанцион рәвештә мәктәп укучылары һәм студентлар шәхес тибына, интеллект төренә һәм гамәлләрнең өстенлекле ысулларына тест узалар, шуннан соң шәхси үсеш буенча профессиональ рекомендацияләр белән шәхси "мөмкинлекләр картасын" алалар. Аннары команда этабы – Россиянең әйдәп баручы компанияләреннән һәм югары уку йортларыннан кейс биремнәрен чишү. Турыдан-туры ярымфиналлар югары сыйныф укучылары һәм студентлар өчен 2021 елның август-сентябрь айларында узачак, ә конкурс финалы 2021 елның ноябрендә үтәчәк.

5-7 сыйныф укучылары арасында 600 финалист "Артек" МДЦга юлламалар алачак, анда июльдә финал бәйгесе узачак, ә 300 җиңүче Мәскәүдән алып Владивостокка кадәр "Зур тәнәфес" поездында "хыял сәяхәтенә" китә алачак. "Зур тәнәфес"кә беренче тапкыр чит ил кешеләре – рус телен өйрәнүче һәм Россиядә белем алуга юнәлтелгән яшүсмерләр дә кушылырга мөмкин. Аларга рус телендә биремнәр биреләчәк, ә 100 җиңүче өчен приз Россия югары уку йортларында максатчан укыту булачак. 10 сыйныфларның  300 укучысы  һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләренең 3 курсларның 150 студенты 1 миллион сум алачак, алар ул акчаны  белем алуга һәм үз-үзләрен үстерүгә юнәлдерә алачак. 8-9 сыйныфның 300 укучысы  һәм 1-2 курсларның 300 студенты 200 мең сум алачак.

"Зур  тәнәфес" "Мәгариф" илкүләм  проекты кысаларында уза. Теркәлү bolshayaperemena. 5-7 сыйныф укучылары өчен online 20 майга кадәр, ә 8-10 сыйныф укучылары һәм көллият студентлары өчен - 2021 елның 15 июненә кадәр ачык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International