Фән һәм югары белем министрлыгы: югары уку йортлары укырга керү сынауларын дистанцион рәвештә үткәрә ала

2021 елның 3 мае, дүшәмбе

Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков 2021 елда вузларга кабул итү үзенчәлекләре турында боерыкка кул куйды. Ул университетларга укырга кабул итү сынауларын дистанцион рәвештә үткәрергә хокук бирә.

Документлар бирү шулай ук ерактан торып  эшләнә.

"Оешма абитуриентлар  белән... дистанцион технологияләрне кулланып, шул исәптән "онлайн вузга укырга керү" суперсервисы ярдәмендә, шулай ук гомуми файдаланудагы почта элемтәсе операторлары аша үзара  элемтәдә тора", — диелә боерыкта.

Сүз уңаеннан, документ авторлары үзара бәйләнеш дигәндә  керү өчен кирәкле документларны тапшыруны гына түгел, апелляция турындагы гаризаларны да, тапшырылган документларны кире алуны да күздә тота.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International