Россия көллиятләре һәм техникумнарында төркем кураторлары 2021 елның 1 сентябреннән 5 мең сум күләмендә өстәмә акча алачак. Бу хакта вице-премьер Татьяна Голикова мәгариф министрлыгы коллегиясендә хәбәр итте.
"Мин Президент йөкләмәсе буенча сыйныф җитәкчелеге өчен өстәмә түләү буенча гамәлгә ашырылган инициативага игътибар итәргә теләр идем. Түләүне 810 мең укытучы ала, хәзер бу түләү безнең гадәти тормышыбызга тулысынча үтеп керде, — дип сөйләде Татьяна Голикова. — Хәзер, президент карары буенча, быелдан, 1 сентябрьдән, түләүне урта һөнәри белем бирү оешмаларында төркем кураторлары алачак. 1 сентябрьдән бу тормышка ашсын өчен, мәгариф министрлыгы кирәкле оештыру эшен башкаруы мөһим".
Мәгариф министрлыгы мәгълүматларына караганда, көллият һәм техникумнарда төркемнәр белән җитәкчелек иткән өчен 104 365 төркем педагог-кураторларына өстәмә түләнергә тиеш, моның өчен елына 9,5 миллиард сум кирәк булачак.