Россиядә сынау рәвешендә БДИ 13 майда узачак. Бу хакта Рособрнадзор җитәкчесе Анзор Музаев мәгариф министрлыгы коллегиясендә хәбәр итте.
- Бу атнада информатика буенча апробация узды, РФ субъектлары, чыннан да, әзер, җитди кимчелекләр юк, - дип сөйләде Анзор Музаев.
Аның сүзләренә караганда, быел информатика буенча БДИ беренче тапкыр компьютерда узачак.
- Без бу процедурага бик озак килдек. Программалар белән тәэмин ителеш бар иде, әмма төбәкләрдә компьютерлар җитешмәде. "Мәгариф" илкүләм проекты ярдәм итте. Без барысын да сынап карадык, имтиханнар өзекләрсез, күчерелмичә узар дип өметләнәм, - дип сөйләде ул. - 13 майда калган фәннәр, пунктларның, видеокүзәтү, җиһазларның әзерлеге буенча киң масштаблы апробация узачак. Һәм без инде имтиханнарга әзерлеккә тулысынча йомгак ясалачак.
Исегезгә төшерәбез, 2021 елда БДИның төп чоры 31 майдан 2 июльгә кадәр, өстәмә чор 12-17 июльдә узачак.