2021 елның 27 апрелендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты базасында халыкара катнашулы «Хәзерге заман мәгарифенә тотрыклы үсеш идеяләрен интеграцияләү: чакырулар, инновацияләр, уңышлы практикалар» дигән Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе узды.
Конференция дәүләт бурычы кысаларында үткәрелә. Конференцияне үткәрү датасы очраклы сайланмаган. 2001 елның 27 апрелендә (20 ел элек) Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Минтимер Шәймиевнең Татарстанны Җир Хартиясе принципларын тормышка ашыру буенча эксперименталь полигон итү тәкъдимен хуплады.
Татарстан дөньяда Җир Хартиясе принципларын практик куллануда беренче төбәк булды. Шул вакыттан “Татарстан – тотрыклы үсеш һәм дөнья мәдәнияте территориясе” дигән зур масштаблы проектны эшләү башланды.
Конференциядә Россия Федерациясеннән һәм халыкара фәнни берләшмәдән 400 дән артык кеше катнашты.
Конференциядә Мәскәү, Тула, Бурятия Республикасы, Самара өлкәсе, Воронеж өлкәсе, Томск өлкәсе, Липецк өлкәсе, Чиләбе өлкәсе һәм Татарстан Республикасы вәкилләре катнашты.
Конференциянең модераторы Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты ректоры, педагогика фәннәре докторы Людмила Ногманова булды.
Конференциядә катнашучыларга түбәндәге затлар сәламләү сүзе белән чыгыш ясадылар:
Ларионова Татьяна Петровна, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумы әгъзасы.
Мириан Вилела, Җир хартиясе Халыкара секретариатының (Earth Charter International) һәм Коста-Рика UPEACE Дөнья университетының тотрыклы үсеше мәнфәгатьләрендә мәгариф үзәгенең башкарма директоры.
Тарнавский Егор Александрович, Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министры урынбасары.
Захаров Владимир Михайлович, РФА ИБР тотрыклы үсеш һәм тирә-як мохитне саклау үзәге җитәкчесе, биология фәннәре докторы, профессор, РФА әгъза-корреспонденты.
Рәхимов Илгизәр Ильяс улы, КФУның биоэкология, гигиена һәм иҗтимагый сәламәтлек кафедрасы мөдире, Россия кошларны саклау берлегенең Казан бүлеге рәисе, Россия табигать белеме академиясенең хакыйкый әгъзасы, Халыкара педагогика академиясе әгъза-корреспонденты, биология фәннәре докторы, профессор.
Минакова Елена Анатольевна, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлегенең илкүләм проектларны мәгълүматлаштыруда һәм тормышка ашыруда ярдәм итү мәсьәләләре буенча комиссиясе әгъзасы, Татарстан Республикасында «Чиста ил» федераль проекты координаторы, "Экологик сәясәт һәм мәдәният үзәге" Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан Республикасындагы төбәк бүлеге рәисе, геграфия фәннәре кандидаты.
Галеева Диләрә Нургаен кызы, Казан шәһәренең «Шәһәр балалар экология-биология үзәге " өстәмә белем бирү учреждениесе директоры.
Докладларны түбәндәге затлар тәкъдим итте:
Владимир Михайлович Захаров, РФА ИБР тотрыклы үсеш һәм тирә-як мохитне саклау үзәге җитәкчесе, биология фәннәре докторы, профессор, РФА әгъза-корреспонденты — «ҖИР ХАРТИЯСЕ: тотрыклы үсеш, мәгариф».
Галиев Марат Һади улы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты әгъзасы — «Тотрыклы үсеш: икътисад, җәмгыять, технологияләр».
Грищенкова Юлия Вячеславовна, Россиядә Халыкара хезмәттәшлек буенча немец җәмгыяте вәкиллеге башлыгы (GIZ GmbH), «Климатик нейтраль хуҗалык эшчәнлеге: РФдә НДТ кертү» һәм «Россия Федерациясендә калдыклар белән климатик нейтраль эш итү» Россия-Германия проектлары җитәкчесе — “Халыкара хезмәттәшлек буенча Немец җәмгыятенең экологик проектларының белем бирү компоненты”
Лариса Валентиновна Обыденкина, Уральск, Казахстан, «Назарбаев интеллектуаль мәктәпләре» автономияле мәгариф оешмасының педагогик осталык үзәге филиалы директоры. Педагогика фәннәре кандидаты —“Мәгариф экосферасының мәдәни-мохит трансформацияләренең 5 тренды”.
Михаил Иванович Буденков, «Экологик сәясәт һәм мәдәният үзәге» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы рәисе, «Экология һәм культура» Россия иҗтимагый-экологик газетасының баш мөхәррире — «Тотрыклы үсеш: экология һәм җәмгыять» баш мөхәррире .
Конференция кысаларында секция утырышлары үткәрелде:
Секция 1. «Мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм кече яшьтәге мәктәп укучылары белемендә тотрыклы үсеш идеяләре»
Секция 2. «Гомуми белем бирү оешмаларында тотрыклы үсеш идеяләрен тормышка ашыруның теоретик һәм практик аспектлары»
Секция 3. «Балаларга өстәмә белем бирү системасында системада экологик культура формалаштыру»