Быел Кайбыч районында 103 чыгарылыш класс укучысы БДИ тапшырачак

2013 елның 29 апреле, дүшәмбе
Быел Кайбыч районында 103 чыгарылыш класс укучысы бердәм дәүләт имтиханнары тапшырачак. Аларга узган ел мәктәпне тәмамлаган тагын бер укучы килеп кушылачак.
– Укучыларның күбесе җәмгыять белемен сайлаган. Әлеге фәннән 48 укучы имтихан тапшырырга әзерләнә. Узган елларда да җәмгыять белемен күп укучылар сайлый иде, – ди мәгълүмати-методик үзәк директоры Светлана Петрова.
Биологиядән имтихан тапшырырга теләүчеләр саны бераз кимегән. Бу фәннән - 25, физикадан – 18, тарихтан – 14 укучы, ә менә химиядән - 4, инглиз теле, информатикадан – икешәр, география, татар теленнән берәр генә укучы имтихан тапшырырга җыена.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International