Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
Иҗтимагый совет
Мәгариф өлкәсе эш юнәлешләре
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тарихы
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Эшчәнлек
Программалар, проектлар һәм чаралар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Югары һәм урта белем
Гомуми белем
Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү
Терроризмны кисәтү
Коррупциягә каршы тору
Архив
Документлар
Мәгълүмат-телекоммуникация “Интернет” челтәрендә ачык мәгълүмат формасында урнаштырылган мәгълүмат белән куллану шартлары
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Норматив документлар
Хезмәт хакы түләү системасы
Укытучылар хисабын киметү буенча киңәшләр
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе
Интернет аша кабул итү
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гражданнар өчен бушлай юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау
Элемтә өчен мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
Энгель Фәттахов: “Укытучы һөнәре һәрвакыт абруйлы һөнәрләрнең берсе булды”
2013 елның 29 апреле, дүшәмбе
26 апрель Казанның “Корстон” кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексында “Ел укытучысы-2013” республика бәйгесе җиңүчеләре игълан ителде. Беренче, икенче һәм өченче урын ияләреннән тыш, төрле номинацияләр буенча җиңү яулаган 10 мөгаллим һәм 7 лауреат билгеләп үтелде. Ә муниципаль турдан соң республика турына узган 50 укытучының 30ы шулай ук игътибарсыз калмады: алар иганәчеләрдән бер төркем бүләк кабул итеп алды.
Бәйрәм конкурска багышланган телевидение сюжетлары, республикада төрле һөнәр ияләренең яраткан укытучылары турындагы хатирәләре, шулай ук балар бакчаларында тәрбияләнүче сабыйларның укытучы турындагы күзаллауларына кагылышлы фикерләре белән үрелеп барды.
Мөгаллимнәрне жюри рәисе урынбасары, КФУ ның Педагогика һәм психология институты педагогика кафедрасы профессоры Җәмил Нигъмәтов, ТР Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары – ТР Президентының эчке сәясәт мәсьәләләре буенча департамент җитәкчесе Александр Терентьев тәбрикләде. Энгель Фәттахов ассызыклап узганча, мәктәпләр ничек кенә заманча җиһазланмасын, әгәр дә тәҗрибәле укытучылар һәм аларның укучылар белән үзара аңлашуы булмаса, югары нәтиҗәләргә ирешеп булмаячак. “Бүген укытучылар илнең киләчәген билгели. Укытучы һөнәре һәрвакыт әйдәп баручы абруйлы һөнәрләрнең берсе булды. Сез яшь буынны ничек тәрбияләсәгез, җәмгыять тә шул юлдан атлаячак. Киләчәккә куелган бурычларны хәл итәрлек сәләтле буын тәрбияләүдә Хөкүмәт тә зур ярдәм күрсәтә. Татарстан икътисады үсеше дә кеше потенциалына, белем сыйфатына барып тоташа бит”, - дип мөрәҗәгать итте Энгель Фәттахов.
Теләче урта мәктәбенең биология укытучысы Алмаз Тимербаев, Аксубай районы 3 нче санлы мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ләйсән Дәүләтшина, Балык Бистәсе районының 1 нче санлы гимназиясендә рус теле һәм әдәбияты укытучысы Лариса Крюкова, Яр Чаллының 61 нче санлы гимназиясендә инглиз теле укытучысы Елена Кузнецова, Лениногорскиның 5 нче санлы мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Ольга Бострикова, Бөгелмә районының 6 нчы санлы мәктәбендә сынлы сәнгать укытучысы Наталья Часовская, Казанның 102 нче гимназиясенең математика укытучысы Светлана Белова конкурсның лауреатлары исеменә лаек булды. Барлык лауреатларга һәм номинацияләрдә җиңүчеләргә 20 шәр мең сум премия һәм иганәчеләрдән бүләкләр тапшырылды.
Фото
http://prav.tatarstan.ru
сайтыннан
«Татар – информ» МА материаллары буенча
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
16
апрель, 2026 ел
Россия һәм Төркия укучылары татар теле буенча олимпиада Гран-при алдылар
Татар теле буенча XIII Халыкара олимпиада Гран-при ияләре билгеле. Аларның исемнәрен бүген Казан «Корстон» комплексында бүләкләү тантанасында игълан иттеләр.
Арча мәктәбе укучысы «Профессионаллар» бөтенроссия чемпионатында көмеш медаль яулады
Арчаның 6 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8 “В” сыйныф укучысы Ранель Гаптелбәров “Профессионаллар” һөнәри осталык чемпионатының йомгаклау (төбәкара) этабында яшүсмерләр арасында “Физик культура, спорт һәм фитнес” компетенциясендә көмеш призер булды, дип хәбәр итәләр Арча муниципаль районының ВКдагы рәсми аккаунтында. Ярышлар Оренбургта узды.
Биектау районында МХО сугышчысы истәлегенә «Герой партасы» ачтылар
Татарстанның Биектау районы Учхоз мәктәбендә махсус хәрби операциядә катнашучы Илһам Адаев истәлегенә багышланган “Герой партасы” ачылды.
«ЕГЭ - это про100!» бөтенроссия онлайн-марафоны
2026 елның 22 апреленнән 28 апреленә кадәр Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Рособрнадзор) мәгълүмати-аңлату кампаниясе кысаларында “БДИ - ул про100!” Бөтенроссия онлайн-марафоны үткәрә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз