Татарстанда БДИны вакытыннан алдан тапшыру дәвам итә

2013 елның 29 апреле, дүшәмбе
Бүген Татарстанда бер төркем укучылар Бердәм дәүләт имтиханын вакытыннан алда тапшыруны дәвам итте. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгыннан алынган мәгълүматларга караганда, биологиядән – 17, җәмгыять белеменнән – 8, физикадан 3 укучы сынау тапшырырга теләк белдергән.
Билгеле булганча, республикада 20 апрельдән бирле БДИны вакытыннан алда тапшыру мөмкинлеге тудырылды. Дәүләт имтихан комиссиясе карары белән, имтиханнарны “Рубин” клубының яшь спортчылары, йөзү, баскетбол һәм шайбалы хоккей буенча бөтенроссия, халыкара ярышларга китүчеләр, чит илгә даими яшәргә китүче бер кеше, армиягә чакырылучы бер укучы, сәламәтлеге начар булган 6 кеше тапшыра ала.
Бердәм дәүләт имтиханын вакытыннан алда тапшыру чоры 20 апрельдән 4 майга кадәр дип билгеләнгән.
Рус теленнән – 36 балл, математикадан – 24 балл, физика, химия һәм биологиядән – 36 балл, информатика һәм информацион-коммуникатив технологияләрдән (ИКТ) – 40 балл, тарихтан – 32 балл; географиядән – 37 балл; җәмгыять белеменнән – 39 балл; рус әдәбиятыннан – 32 балл; чит телләрдән 20 балл җыелса, теге яки бу предметтан имтихан тапшырылган дип санала.
Имтиханны вакытыннан алда тапшыручылар сынау нәтиҗәләрен имтиханны төп этапта тапшыручыларның нәтиҗәләрен көтмичә дә белә алачак. Бу хакта Тестлаштыру буенча федераль үзәк директоры Сергей Тимофеев хәбәр итте.
БДИның төп этабы 27 май-19 июнь көннәренә туры килә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International