РФ президенты Владимир Путин мәгариф министрлыгына "Россия – мөмкинлекләр иле" коммерцияле булмаган автоном оешмасы белән берлектә 1 июньгә "Россия ел укытучысы" конкурсын үткәрүнең яңа концепциясен эшләргә кушты.
"Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгына "Россия – мөмкинлекләр иле" автономияле коммерцияле булмаган оешмасы белән берлектә эшләргә һәм "Россия ел укытучысы" Бөтенроссия конкурсын уздыруның яңа концепциясен тәкъдим итәргә, шул исәптән, әлеге конкурсның ел дәвамында үткәрелүен һәм массакүләм мәгълүмат чараларында киң яктыртылуын исәпкә алып, - диелә 26 мартта булган "Россия – мөмкинлекләр иле" АКБО күзәтү советы утырышы нәтиҗәләре буенча күрсәтмәдә.
Йөкләмәне үтәү вакыты – 2021 елның 1 июне. Март ахырында Путин "Ел укытучысы" конкурсын ел буе дәвам итәчәк реалити-шоу итү тәкъдиме белән чыкты.