2020/21 уку елында бөтенроссия олимпиадаларында 2874 кеше җиңүче һәм призёр булды

2021 елның 5 мае, чәршәмбе

Быел математика буенча олимпиадада иң күп мәктәп укучылары катнашты, барлыгы  - 516 кеше. Катнашучылар саны буенча икенче урында – физика буенча олимпиада (427 кеше). Лидерлар өчлеген информатика – 384 укучы йомгаклый. Икътисад буенча олимпиада биремнәрен 351 кеше чиште, шулай ук 2021 елда рус теле (344 кеше) һәм әдәбияты (324 кеше) буенча бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасында катнашучылар саны артты.
Олимпиаданы үткәрү мәйданчыклары Россиянең 15 төбәге булды, шул исәптән Мәскәүдә хокук, информатика һәм ИКТ, чит телләр һәм җәмгыять белеме буенча олимпиадалар үткәрелде.
Йомгаклау этабы нәтиҗәләре буенча 494 укучы җиңүче һәм 2380 призер булды, аларның гомуми саны 2019 ел белән чагыштырганда 670кә артты.
2021 елда бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасында катнашучылар саны 6512 кеше тәшкил итте, шул исәптән сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән укучылар буенча 24 катнашучы, бу 2019 елга караганда 1,5 меңгә якын кешегә күбрәк.

Белешмә

Бөтенроссия олимпиадасы – укучылар өчен иң массакүләм чара, ул Россиядә генә түгел, ә бөтендөньяда катнашучылар саны буенча алдынгы урыннарны алып тора. Ул 24 гомуми белем бирү предметын үз эченә ала.

Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасы дүрт этапны үз эченә ала: мәктәп, муниципаль, төбәк һәм йомгаклау. Дүрт ел гамәлдә булган олимпиада дипломнары тиешле профиль буенча имтиханнардан башка Россиянең теләсә кайсы вузына керү хокукын бирә.

2020/21 уку елында олимпиаданың йомгаклау этабында шулай ук катнаштылар:

– йомгаклау этабында катнашу өчен 2020 елда Россия мәгариф министрлыгы билгеләгән балларны җыйган 2019/20 уку елы олимпиадасының төбәк этабында катнашучылар;

– 2019/20 уку елында «призер» статусын алмаган 2018/19 уку елы олимпиадасының йомгаклау этабы җиңүчеләре һәм призерлары. Март аенда шулай ук киләсе уку елында олимпиада үткәрү тәртибе расланды, анда беренче тапкыр сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән катнашучылар һәм инвалидлар өчен шартлар тудыру кирәклеген билгели торган нормалар кертелде. 2021/22 уку елында олимпиадада инвалид балага урын алырга, биремне укырга, җаваплар бланкларына күчерергә ярдәм итүче ассистент-белгечләр катнаша ала.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International