Ике укучы җәмгыять белеме буенча бөтенроссия олимпиадасында Татарстанга җиңү китерде

2021 елның 5 мае, чәршәмбе

Мәскәүдә «Югары икътисад мәктәбе» Милли тикшеренү университеты базасында җәмгыять белеме буенча бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы тәмамланды. Татарстан данын республиканың 5 муниципаль берәмлегеннән 9-11 сыйныфлардан 18 укучы яклады. Алар: Казанның 19 нчы гимназиясеннән, 2 нче лицей-интернатыннан, 39 нчы мәктәбеннән, 131 нче лицееннан, шулай ук Чаллының А.С.Пушкин исемендәге 78 нче лицееннан, Зәйнең 3 нче урта мәктәбеннән, Алабуганың8 нче урта мәктәбеннән, Чистайның 1 нче гимназиясеннән иделәр.

Чаллыдан 11 сыйныф укучысы Арина Александрова (А.С.Пушкин исемендәге 78 нче лицей) һәм шулай ук 11 сыйныф укучысы Дмитрий Моисеев (Казанның Мәскәү районындагы 2 нче лицей-интернат) җәмгыять белеме буенча бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабында җиңүче булдылар.

Түбәндәге укучылар призлы урыннар алдылар:

11 сыйныф укучысы Ролан Камалов (Казанның Мәскәү районындагы 2 нче лицей-интернат;

11 сыйныф укучысы Ульяна Короткина (Казанның Вахитов районы 131 нче лицей);

10 сыйныф укучысы Артём Красков (Казанның Мәскәү районындагы 2 нче лицей-интернат);

11 сыйныф укучысы Сабина Исламова (Чистай районының 1 нче гимназиясе).

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International