Чаллыда мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында «Татар малае-2021» һәм «Татар кызы-2021» конкурсларында җиңүчеләрне сайладылар

2021 елның 5 мае, чәршәмбе

Чаллыда мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында «Татар малае-2021» һәм «Татар кызы-2021» конкурсларына йомгак ясалды. Конкурслар яшь талантларны ачыклау һәм үстерү, балаларны туган телгә, театр сәнгатенең иң яхшы үрнәкләренә, Татарстан Республикасының тарихи-мәдәни мирасына тарту, эстетик тәрбия бирү, конкурсларда катнашучыларның башкару осталыгын арттыру максатыннан татар телендә үткәрелде. Аларда 124 балалар бакчасыннан 124 бала катнашты.
Конкурс финалында катнашкан 5 малай һәм 5 кыз җиңүче булды. Алар – №№ 1, 5, 26, 49, 69, 93, 94, 95, 103, 122 балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр.
«Татар малае - 2021» һәм «Татар кызы - 2021» финалы шәһәр балалар һәм яшьләр иҗаты сараеның театр залында шоу-программа формасында узды.
Конкурс нәтиҗәләре буенча «Татар малае - 2021» дигән мактаулы исемгә 1 нче балалар бакчасында тәрбияләнүче Искәндәр Шәрипов лаек булды. «Татар кызы - 2021» титулын 94 нче балалар бакчасында тәрбияләнүче Әдилә Гарипова яулады.
Барлык финалистларга дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International