Бүген Казан Кремле территориясендә «Җиңү Вальсы» патриотик акциясе узды. 150гә якын укучы һәм ирекле патриотик отрядлар активистлары ачык һавада биеде, совет халкының батырлыгын искә алды.
Чарага болытлы һава торышы комачауламады. Яшьләр биюне алдан ук өйрәнде һәм киемнәр әзерләде – кара костюмнар, күкрәккә георгий тасмалары, зәңгәр муен яулыклары һәм «Җиңү волонтерлары» иҗтимагый хәрәкәте символикасы төшерелгән бейсболкалар. Акцияне үткәрүгә берничә көн кала генераль репетиция узды, анда биючеләргә хәрәкәтләрне куярга хореограф ярдәм итте, ә бүген – соңгы кабатлау. Төштән соң ТР буенча Росгвардия идарәсенең хәрби оркестры аккомпанементы астында акциядә катнашучылар матур бию башкарды.
«Җиңү Вальсы» акциясе белән без кешеләргә фаҗигале сугыш вакыйгаларын искә төшерергә һәм аларга шул еллар атмосферасында булу мөмкинлеген бирергә телибез», – дип сөйләде «Җиңү волонтерлары» бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәтенең Татарстан төбәк бүлеге җитәкчесе Азат Идрисов.
Импровизацияләнгән концертның тамашачылары очраклы үтеп баручылар, казанлылар һәм туристлар булды. Чара алдынгы волонтерларны бүләкләү белән тәмамланды. Яшьләрне патриотик тәрбияләүдәге уңышлары өчен дипломнарны шулай ук Казанның 35 нче лицее – «Галактика» мәгариф үзәге, 182 нче политехник лицей, 90 нчы гимназия, Казан халык кәсепләре техникумы, Казан дәүләт энергетика университеты һәм Бөтенроссия дәүләт юстиция университеты (РПА Россия Юстиция министрлыгы) алды.
Аларны Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина, башка министрлыклар һәм ведомстволар, шулай ук иҗтимагый оешма вәкилләре котлады.