Күрсәтмә имтихан нәтиҗәләре буенча чыгарылыш сыйныф укучылары компетенцияләр паспорты (Skills Passport) — Worldskills Russia стандартлары нигезендә күнекмәләр булуны раслаучы документ алалар. Компетенцияләр паспорты урта махсус белем турындагы дипломга һәм портфолиога шактый өстәмә булачак. Бу яшь белгечләргә көллиятне тәмамлаганнан соң эш табарга ярдәм итәчәк.
Топ-50гә кергән белгечлекләр
Мәскәү дәүләт гуманитар-икътисад университетының Калмыкия филиалы студентлары быел беренче тапкыр киберкуркынычсызлык буенча күрсәтмә имтихан тапшыра. Бу белгечлек Россиядә иң кирәкле 50 белгечлеккә керә. Бу өлкәдән профессионаллар Калмыкия предприятиеләрендә дә җитми.
"Имтихан тапшыручы балалар өр-яңа программа белән тәэмин ителешле заманча техникада укыйлар , - дип сөйләде Калмыкиядә WorldSkills Russia төбәк координация үзәге җитәкчесе урынбасары Светлана Годжаева. - Хәзер республиканың "алтын фонды"н әзерләү һәм сирәк белгечләр резервын формалаштыру бара. Киберкуркынычсызлык хезмәткәрләре, база белемнәре булган, теләсә кайсы өлкәдә эшкә урнаша алалар". Ә хәзер алар имтиханнарда алган белемнәрен практикада күрсәтәләр, дип аңлатты" РГ"га мәгълүмати технологияләрнең фән-цикл комиссиясе рәисе Цагана Катрикова.
Имтихан ике көн бара. Беренчесе – ул өченче май көнне иде – әзерлек эшләре. Эш теркәлүдән башлана. Студентлар үз профильләрен WorldSkills цифрлы платформасында тутыралар. Аннан соң балалар имтихан процессы турында инструктаж уза. Моннан тыш, аларга эш урыннары белән танышу өчен вакыт бирелә.
Икенче көн — төп көн. Иртәдән студентлар алган бирем белән җентекләп танышалар. Аларга локаль челтәрне көйләргә һәм якларга кирәк. Шуннан соң студентлар хисап-анализ тапшыралар. Эш гади генә түгел, тиз генә эшләнми: имтиханга төшке аш вакытын да кертап алты сәгать вакыт бирелә.
"Миңа техника белән кайнашу ошый, шуңа күрә мин тормышымны киберкуркынычсызлык белән бәйләргә булдым. Башта, әлбәттә, авыр булды. Әмма хәзер барысы да җиңелрәк кебек тоела. Яхшы балл алырмын дип өметләнәм", - ди Кирилл Ященко.
"Җавап" тәмен татып караячак
Дүртенче май көнне Вологда өлкәсендә пешекче һөнәре буенча дәүләт йомгаклау аттестациясе башланды.
"Гадәти вариантта имтихан алучы теорияне, бу очракта — практиканы белүне тикшерә, - дип сөйли һөнәри белем бирү өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру идарәсе башлыгы Лариса Святышева. - Менә без пешекчеләрдән имтихан кабул итәбез. Элек чыгарылыш сыйныф укучыларына борщның ничек әзерләнүе турында сөйләргә кирәк иде, хәзер аларга бу аны пешереп күрсәтергә кирәк".
Өстәвенә, ризыкның тәмен, аның төрен, әзерләнү тизлеген һәм хәтта тапшыруны аның укытучылары түгел, ә чакырылган экспертлар, һөнәри берлек вәкилләре һәм башка белем бирү оешмалары педагоглары бәяләячәк.
Имтихан өч этапта уздырыла, гомуми озынлыгы 6 сәгатьтән артык: гамәли өлеш һәм меню язу. Беренче модуль — кабымлыклар әзерләү, икенчесе — гарнир һәм соуслы кайнар ашлар. Өченчесе — десерт. Имтиханда Вологда өлкәсенең 10 һөнәри белем бирү оешмасыннан барлыгы 251 кеше катнашачак.
Авторемонт һәм беренче сыйныфта дәрес
Бүген Чувашияда "җиңел автомобильләрне ремонтлау һәм аларга хезмәт күрсәтү" юнәлеше буенча күрсәтмә имтиханнар башлана.
"Программа үз эченә ике өлешне ала: механика өлешен (двигательне) ремонтлау һәм электр һәм электрон системалар һәм тормоз системасы, - дип сөйли Н. В. Никольский исемендәге Чабаксар һөнәри көллияте җитәкчесе Олег Якимов. - Бу имтихан теория белән чагыштырганда күпкә уңайлырак һәм объективрак. Белгеч, беренче чиратта, куллар белән эшли белергә тиеш".
"Башлангыч сыйныфларда белем бирү" компетенциясе буенча Кемерово өлкәсенең Белов педагогика көллиятендә дә күрсәтмә имтиханнар башлана. Аны 43 студент тапшырырга җыелган. Имтихан биш сәгатьтән артык дәвам итәчәк һәм өч модульдән торачак.
"Беренче блок 1,5 сәгать дәвам итә һәм бу вакыт эчендә студент башлангыч сыйныфларда интерактив җиһазлар кулланып дәреснең "картасын"эшләргә тиеш", - дип сөйләде көллият җитәкчесе Наталья Чиркова.
Икенче блок — башлангыч сыйныфларда интерактив җиһазлар кулланып бер фән буенча дәреснең бер өлешен үткәрү. Өченче модульдә балаларда белемне үзләштерү дәрәҗәсенә туры китереп, билгеле бер тема буенча уку биремнәрен формалаштыра белү, аңлау, куллану таләп ителә.