Россия укучылары өчен җәмгыять белеме буенча яңа курс эшләнде

2021 елның 6 мае, пәнҗешәмбе

Россия мәгариф министрлыгы җәмгыять белеменең яңа мәктәп курсын эшләде, анда баланы социальләштерүгә бәйле мәсьәләләргә күбрәк игътибар бирелде. Бу хакта министрлыкның йомгаклау коллегиясендә мәгариф министры урынбасары Денис Грибов хәбәр итте.
"Тәрбия бирүдә мәктәп дәресе аерым роль уйный. 2020 елның декабрендә Федераль дәүләт белем бирү стандартлары тәрбия эшенә кагылышлы нормалар белән тулыландырылды. Без мәктәптә һәр дәрес баланың шәхси үсешенә юнәлтелергә тиешлеген аңлыйбыз, җәмгыять белеменең яңа курсы эшләнде, ул баланы  социальләштерүгә юнәлтелгән тематикаларның өлешен арттыра", - диде Грибов.
Аның сүзләренчә, яңа курс гаилә һәм гаилә мөнәсәбәтләре, рухи мәдәният, эшкуарлык эшчәнлеге, финанс белеме кебек темаларны үз эченә ала.
Март аенда мәгариф министрлыгы башлыгы Сергей Кравцов хәбәр иткәнчә, җәмгыять белеме буенча яңа дәреслекләргә Гаилә белеме курсы кертелгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International