Путин педагогик вузларны капиталь төзекләндерүгә 10 млрд сум бүлеп бирергә кушты

2021 елның 8 мае, шимбә

РФ Президенты Владимир Путин Хөкүмәткә педагогик вузларны капиталь төзекләндерүгә бюджеттан кимендә 10 млрд сум юнәлдерергә кушты. Дәүләт башлыгының Федераль Җыенга юлламасы нәтиҗәләре буенча тиешле йөкләмә дүшәмбе көнне Кремль сайтында басылып чыкты.

"Россия Федерациясе Хөкүмәтенә федераль бюджет акчалары исәбеннән 2023 елга кадәр өстәмә рәвештә 10 млрд.сумнан да ким булмаган акчалар югары белем бирү федераль дәүләт мәгариф оешмалары биналарын капиталь һәм агымдагы төзекләндерүгә, шулай ук мондый оешмаларны җиһазлар белән тәэмин итүгә юнәлтелергә тиеш", - диелә йөкләмәдә.

Башкарылган эш турында докладны 2021 елның 15 декабренә кадәр, аннары – ярты елга бер тапкыр бирергә кирәк.

Путин Федераль Җыенга Юлламасында якындагы ике елда педагогик вузларны төзекләндерүгә һәм җиһазландыруга өстәмә 10 млрд. сум юнәлдерергә тәкъдим итте. Дәүләт башлыгы шулай ук хөкүмәттән "булачак укытучыларны заманча әзерләүгә зур игътибар бирергә" сорады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International