Казан мәктәп укучылары һәм аларның ата-аналары "Хәтер чиге" квестында катнаша алачак

2021 елның 7 мае, җомга

8 майда Казанда Җиңү көненә багышланган "Хәтер чиге" интерактив квесты узачак. Катнашучыларга шәһәрнең тарихи урыннарында 15 ноктада биремнәрне үтәргә туры киләчәк.

"Хәтер чиге" – Казан яшьләрен Җиңү көнен бәйрәм итүгә җәлеп итүгә һәм Бөек Ватан сугышы геройлары батырлыкларын популярлаштыруга юнәлдерелгән уен. Квест Казанның Яшьләр парламенты тарафыннан оештырылган.

Шәһәр территориясендә актив мәйданчыклар эшләячәк. Уенда урта мәктәп яшендәге балалар, өлкән сыйныф укучылары, студентлар һәм аларның әти-әниләре катнаша ала – барлыгы 500 кеше. Моның өчен бер яки берничә команда җыярга һәм һәр катнашучыны проект сайтында теркәргә кирәк. Квест 11:00 дән 18:00 гә кадәр узачак, дип хәбәр итәләр Казан балалар һәм яшьләр эшләре комитетында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International