Федераль педагогик үлчәүләр институты экспертлары чыгарылыш укучыларының математика фәненнән нинди хаталар җибәрүен сөйләделәр.
1. Геометрик биремнәрне елдан-ел азрак төшерәләр. Ә иң "йомшак буын" — югары дәрәҗәдәге катлаулылык стереометриясе. Күпчелек катнашучыларда сызым ясаганда һәм укыганда кыенлыклар башлана. Киңәш: башта барысын да ясыйбыз һәм караламада хәл итәбез, биремне визуальләштерергә тырышабыз.
2. Шулай ук күп кенә чыгарылыш укучыларының математик анализ башлангычына, математик модельләргә теше үтми.
3. Һәм элеккечә балаларда икътисади биремнәр кыенлык тудыра. Мәсәлән, мондый:
"2026 елның июлендә Иванов биш елга 1050 мең сум күләмендә кредит алырга планлаштыра. Аны кире кайтару шартлары: бурыч һәр гыйнвар алдагы елның ахыры белән чагыштырганда 10%ка арта. Февральдән һәр елның июнь аена кадәр бер түләү белән бурычның бер өлешен түләргә кирәк. 2027 елның июлендә, 2028 елның һәм 2029 елның июлендә бурыч 1050 мең сумга тигез булып кала. 2030 елга һәм 2031 елга түләүләр тигез. 2031 ел июленә бурыч тулысынча түләнәчәк. Соңгы түләү беренчесеннән ничә сумга күбрәк булачак? " Монда тигезләмә төзергә һәм аны чишәргә кирәк. Ләкин шартны бик игътибар беләнукырга кирәк: вак кына детальне төшереп калдырасың да — бетте, чишелеш дөрес булмаячак. Әгәр алар кредит алырга һәм шартлар белән ялгышмаска теләсәләр, соңыннан мондый күнегүләр мәктәпне тәмамлаучыларга тормышта бик кирәк булачак.
4. Шунысы гаҗәп: математика буенча БДИда елдан-ел арифметик хаталар лидерлык итә. Йөз баллга ирешә алмаганнарның яртысыннан артыгы икенче өлешнең катлаулы биремнәрен үти, ләкин кыска җаваплы гади генә биремнәрдә бик нык ялгышалар. Икенче урында — игътибарсызлык.
- Ашыкмагыз һәм күңелдн санамагыз. Бик күп хаталар вакланмалар, процентлар һәм тискәре саннар белән бәйле. Караламада арадаш өземтәләр языгыз, - ди математика буенча БДИ әзерләүчеләрнең федераль төркеме җитәкчесе, педагогик осталык үзәгенең фәнни җитәкчесе Иван Ященко. - Кызганычка, имтиханны начар тапшырган кешеләрнең хаталарының 40 процентка кадәре укучының шартны дөрес аңламавы белән бәйле. Ел саен уннарча мең бала "дөрес чиштем" дип уйласалар да, бөтенләй бирелгән биремне түгел.
Эксперт киңәш итә: кабатлау тематик булырга тиеш. Демооверсиягә охшаган күпсанлы вариантларны чишү — әзерлекнең иң нәтиҗәле ысулы! Реаль рәвештә үзегезнең көчегезне исәпләгез. БДИның яхшы нәтиҗәсе — 100 балл түгел. Ә син ала алган балл, яки бераз югарырак. Чишелә торган биремнәргә һәм сез имтиханда чыннан да чишәргә планлаштырган биремнәргә басым ясагыз.