Татарстан Республикасы студентлары «Җиңү хатлары» онлайн-флешмобында катнаша алалар

2021 елның 10 мае, дүшәмбе

РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы "Җиңү хатлары" онлайн-флешмобын эшләтеп җибәрде, ул 15 майга кадәр дәвам итәчәк. Акция тарихи горурлыкны ныгытуга һәм Бөек Ватан сугышында катнашкан каһарманнар турында хәтерне саклап калуга юнәлтелгән.

 Флешмобта катнашу өчен, фронттан хат, бүләкләү кәгазе яки Бөек Ватан сугышында катнашучы туганының теләсә нинди юлламасын табарга, хат фотосурәтен бастырырга яки видео төшерергә кирәк — юлламадан өзек укырга һәм сугышчының кыска биографиясен сөйләргә мөмкин.

 Мәкаләдә #унасувсеходнапобеда #минобрнаукироссии хештегын, шулай ук үзең укый торган уку йортының рәсми хештегын күрсәтергә кирәк. Эстафетаны өч дустыңа тапшырырга кирәк, дип хәбәр итә КФУ мәгълүмат үзәге.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International