7 майда, Җиңү көне алдыннан, Идел буе федераль округында «IQ-ПФО: Бөек Җиңү» хәрби тарих сөючеләр өчен традицион уен үткәрелде.
Дистанцион форматта үткәрелгән интеллектуаль уенда округ төбәкләреннән 415 команда катнашты, шул исәптән 223 укучы, 126 студент һәм 66 өлкән кеше.
Катнашучыларга Бөек Ватан сугышы тарихы белән бәйле темаларга 24 сорау бирелде. Аларга сугыш шартлары, полководецларның биографиясе, батырлыклар һәм бүләкләр тарихы, шулай ук сугыш турында фильмнар һәм җырлар белүен күрсәтергә кирәк иде.
Абсолют зачетта, шулай ук студентлар командалары зачетында Түбән Новгородның "ВШЭстером" командасы җиңү яулады, аның уенчылары 19 сорауга дөрес җавап бирә алды. Студентлар зачетында икенче урынны «Алтын бозау» (Пенза), «City of tatars» (Казан) һәм «Феникс» (Чаллы, Татарстан Республикасы) командалары бүлеште. «ВШЭстером» командасы студентлар командалары арасында Идел буе федераль округ олимпиадасының округ финалында катнашу хокукын алды, ул агымдагы елның сентябрендә Саранскта узачак.
Мәктәп зачетында беренче урынны берьюлы биш команда бүлеште: «Бергә» (Киров), «Primus» (Звенигово, Марий Эл Республикасы), «Foreveryoung» (Чабаксар), «Шушмабаш» (Шушмабаш авылы, Татарстан Республикасы) һәм «Моссад» (Түбән Новгород).
Зурлар арасында иң яхшы нәтиҗәне «Победа» (Арзамас, Түбән Новгород өлкәсе) һәм «ИСТФАКТ» (Пенза) командалары күрсәтте.
Уенның тулы нәтиҗәләре белән https://pfo.intgame.ru/ сайтында танышырга мөмкин. Уенны Идел буе федераль округында гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүгә ярдәм фонды һәм «Зур уен» проекты оештырды. Турнир РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле аппараты патронаты астында "Студентлар арасында интеллектуаль олимпиада" проекты кысаларында уздырыла.