12 майда Казанның барлык мәктәпләрендә дәрес үткәрелмиячәк

2021 елның 11 мае, сишәмбе

ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр иткәнчә, республика Президенты йөкләмәсе белән Татарстандагы барлык белем бирү учреждениеләрендә тикшерү үткәреләчәк. Ул шулай ук Рөстәм Миңнехановның уку йортларында иминлек чараларын көчәйтүне бурыч итеп куюын әйтте.

Соңгы мәгълүматлар буенча, Казанның 175нче гимназиясендәге атыш вакытында сигез кеше һәлак булган, 21 кеше хастаханәгә озатылган. Әлеге фаҗигагә бәйле рәвештә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада 12 майны матәм көне дип игълан итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International