РФ мәгариф министры Сергей Кравцов һәм Россия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко мәктәпкә һөҗүм аркасында Казанга киләчәк. Бу хакта журналистларга Кремльнең рәсми вәкиле Дмитрий Песков хәбәр итте. Бу карар кабул итү алдыннан Россия Президенты Владимир Путин Федераль куркынычсызлык хезмәте җитәкчесе Александр Бортниковның докладын тыңлады. Моннан тыш, ул телефоннан илнең Премьер-министры Михаил Мишустин, вице-премьер Татьяна Голикова һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы башлыгы Евгений Зиничев белән сөйләште, дип ачыклык кертте дәүләт башлыгы матбугат сәркатибе.
"Мишустин һәм Голикова белән сөйләшкәннән хәзер Казанга очып китүче Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы самолетында медиклар, психологлар бар һәм кирәкле медицина җиһазлары төялгән. Шулай ук Казанга хәзер министрлар Кравцов һәм Мурашко да очачак, дигән карар кабул ителде", - дип аңлатты Песков.
РФ Президенты шулай ук Хөкүмәткә зыян күргән балаларга медицина һәм психологик ярдәмен беләнтәэмин итәргә, һәлак булганнарның туганнары турында кайгыртырга кушты. Россия Президенты Владимир Путин Казан мәктәбендә атыш вакытында һәлак булганнарның туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашты. Соңгы мәгълүматлар буенча, 175 нче гимназиядә атыш вакытында сигез кеше һәлак булган – җиде бала һәм бер укытучы. Тагын 21 кеше хастаханәгә озатылган.