Путин Казан мәктәбендә атыш вакытында һәлак булганнарның туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашты

2021 елның 11 мае, сишәмбе

Россия Президенты Владимир Путин бүген Казанның 175нче гимназиясендәге атыш вакытында һәлак булучыларның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашты. Бу турыда Кремльнең рәсми вәкиле Дмитрий Песковка сылтама белән РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Дәүләт башлыгының матбугат секретаре билгеләп үткәнчә, Владимир Путин РФ Премьер-министры Михаил Мишустин, вице-премьер Татьяна Голикова һәм РФ гадәттән тыш хәлләр министры Евгений Зиничев белән әлеге вазгыять хакында телефоннан сөйләшкән.

Моннан тыш, Россия Президенты Росгвардия җитәкчесе Виктор Золотовка «Казандагы вазгыятьне исәпкә алып, гражданнар файдалана ала торган корал төрләре турында яңа нигезләмә эшләргә» кушкан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International