Казанның 175 нче гимназиясендә гадәттән тыш хәл сәбәпле кайнар линия эшли

2021 елның 11 мае, сишәмбе

Казанда психологик ярдәм күрсәтү өчен кайнар линия телефоннары эшли. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Белгечләр ярдәме кирәк булган һәркем түбәндәге номерлар буенча шалтырата ала: +7(843)277-00-00 («Доверие» үзәгенең ашыгыч психологик ярдәм бүлеге), +7(800)200-01-22 (балалар, яшүсмерләр һәм аларның ата-аналары өчен бердәм гомумроссия ышаныч телефоны).

Моннан тыш, белгечләргә консультацияне түбәндәге телефон буенча алырга мөмкин: +7 (84-32) 88-45-67, кайнар линия Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе базасында оештырылган, дип хәбәр итә ведомство матбугат хезмәтендә.

Укучыларның ата-аналары өчен кайнар линияләр шулай ук мәгариф идарәсендә дә ачылды: +7 (84-32) 92-44-03, +7(843)292-37-04.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International