ТР мәгариф һәм фән министрлыгы террорчылык акты барышында һәлак булганнарның туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклаша

2021 елның 13 мае, пәнҗешәмбе

Безгә булган хәлне кабул итү авыр – барлык укытучылар бергәлеге Казанның 175 нче номерлы гимназиясендә булган фаҗига белән тетрәнде. Без балаларны, укытучыны, уку йортының тагын бер хезмәткәрен югалттык. Без барыбыз бергә югалту ачысын да кичерәбез. Барлык татарстанлылар өчен - бу акылга сыймаслык югалту! - дип шәрехләде ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин.

 "Зыян күрүчеләргә тизрәк савыгуын телибез. Фаҗига белән бәйле һәр кешегә ярдәм күрсәтеләчәк», - дип билгеләп үтте ул.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы Казан мәгариф идарәсенең “кайнар линия”ләре ачылганын искә төшерә: (843)292-44-03, 7(843)292-37-04.

Психологик ярдәм сорап түбәндәге телефоннарга шалтыратып мөрәҗәгать итәргә була: 7(843)277-00-00 ("Доверие" үзәгенең ашыгыч психологик ярдәм бүлеге), 7(800)200-01-22 (балалар, яшүсмерләр һәм аларның ата-аналары өчен бердәм гомумроссия ышаныч телефоны).

Шулай ук белгечләрдән консультацияне түбәндәге телефон буенча алырга мөмкин: (843)288-45-67, әлеге кайнар линия Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе базасында оештырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International