«Җирләү чыгымнарын үзебез түлибез: Республика балалар клиник хастаханәсендә ТР Президенты белән киңәшмә уза

2021 елның 12 мае, чәршәмбе

Хәзерге вакытта Республика балалар клиник хастаханәсендә ТР Президенты, РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле, РФ сәламәтлек саклау министры һәм РФ мәгариф министры катнашында киңәшмә уза. Алар Казанның 175 нче мәктәбендәге фаҗига корбаннары турында сөйләшә.

«Барлык түләүләр, җирләү мәсьәләләре, барлык сорауларны хәл итүне үз өстебезгә алабыз. Эшне оештырабыз – миңа гел хисап биреп торырга кирәк булачак. Хәзерге вакытта мәктәптә безнең Вице-премьер эш алып бара. Без барысын да тагын бер кат тикшерәчәкбез, һәр гаиләне белешәчәкбез», – диде Рөстәм Миңнеханов киңәшмәдә.

Моннан тыш, республика башлыгы 12 майның Татарстанда матәм көне дип игълан ителүен тагын бер кат искәртте. Мәктәпләр бу көнне эшләми, барлык дәресләр дә туктатылды.

ТР Президенты хәбәр иткәнчә, бүген район башлыклары белән селектор киңәшмәсе узды, анда аларга территорияләрендәге барлык мәктәпләрне һәм балалар бакчаларын тикшерергә, ә эчке эшләр министрлыгы һәм Росгвардия хезмәткәрләренә мәктәп учреждениеләрен аерым контрольгә алырга кушылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International