Илсур Һадиуллин: 175 нче мәктәпне тәмамлаучылар өчен ТДИ һәм БДИ тапшыру графигы үзгәрмәячәк

2021 елның 12 мае, чәршәмбе

24 майдан ТДИның төп чоры башлана. Имтиханнарда бернинди үзгәрешләр булырга тиеш түгел. Бу мәктәпнең 9 нчы һәм 11 нче сыйныф укучылары федераль дәүләт белем бирү стандартлары кысаларында программаны тулысынча үзләштергәннәр, һәм Рособрнадзор раслаган расписание буенча алар имтиханнар тапшырачак ", - дип сөйләде спикер. Һадиуллин сүзләренә караганда, гимназия бинасында ремонт тәмамланганчы, чыгарылыш сыйныф укучылары өчен уку процессы 171 нче һәм 174 нче мәктәпләрдә оештырылачак. Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы ассызыклаганча, укытуның төрле формалары кулланылачак, әмма уку процессы туктамаячак. "Ниндидер сыйныфларда – дистанцион формада булачак. Чыгарылыш сыйныфлар өчен консультацияләр үткәрәчәкбез. Төрле формалар булачак, әмма уку процессы өзелмиячәк, график буенча узачак. Һәм башлангыч сыйныф укучылары да, шулай ук 9 - 11 сыйныф укучылары да укуларын дәвам итәчәк», - дип аңлатты министр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International