Мәктәптәге фаҗигадә зыян күрүчеләр санының арту сәбәбен аңлаттылар

2021 елның 12 мае, чәршәмбе

Бүген 175нче мәктәптә булган фаҗигадә зыян күрүчеләрнең арту сәбәпләрен аңлаттылар.

«Кайбер балалар өйләренә артык дулкынланган, шок хәлендә кайтып киттеләр. Шуннан соң аларның төрле җирләре авырта башлаган», — дип аңлатты хәлне ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары — Казан шәһәренең Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Владимир Жаворонков.

Хәзерге вакытта республика хастаханәләрендә 23 кеше ята. Авыр хәлдәгеләрне Мәскәүгә күчерүләре турында язган идек.

«Без һәрбер кешене дә җәрәхәтләре бармы икәнен җентекләп сораштык, карадык. Соңлап мөрәҗәгать итүчеләр арасында сәламәтлегенә авыр һәм урта авырлыкта зыян килгәннәр юк», — дип белдерде белгеч.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International