Бүген, 2021 елның 12 маенда, Татарстан Республикасының урта мәктәпләрендә йомгаклау иншасы үткәрелә. Йомгаклау иншасын уңышлы язу 11 сыйныфны тәмамлаучылар өчен дәүләт йомгаклау аттестациясенә рөхсәт булып тора. Татарстанда 2021 елның 15 апрелендә язылган иншалар өчен "незачет" алучылар, яисә бу көнне мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабында катнашкан, йә авыру сәбәпле инша язуда катнаша алмаган унберенче сыйныфларның 100дән артык укучысы яза.
Инша темалары:
Ватан тарихында нинди вакыйганы Сез аеруча мөһим дип саныйсыз?
Ни өчен кайчак чит кешенең хаклыгын тану кыен?
Ф.И. Тютчевның «Блажен, кто посетил сей мир в его минуты роковые»? дигән фикере белән килешәсезме?
Үзеңнең йомшак якларыңа ничек карарга кирәк?
Безне бер буынга нәрсә берләштерә?
Иншаны тикшерү һәм бәяләүне мәктәп һәм муниципаль эксперт комиссияләре үткәрәчәк. Йомгаклау иншасының тикшерелгән бланкларын эшкәртү һәм йомгаклау иншасын эшкәртү нәтиҗәләре турында белешмәләрне төп гомуми һәм урта гомуми белем бирүнең төп белем бирү программаларын үзләштергән укучыларга дәүләт йомгаклау аттестациясен үткәрүне тәэмин итүнең региональ мәгълүмат системасына кертүне «Белем бирүнең сыйфатын мониторинглауның республика үзәге» дәүләт бюджет учреждениесе 5 көн эчендә тәэмин итә.
Унберенче сыйныф укучылары нәтиҗәләрне үз мәктәпләрендә 2021 елның 18 маенда белә алачак.
2021 елның 19 маенда булачак өстәмә срокта иншаны беренче агымда "незачет" алган чыгарылыш сыйныф укучылары яки аны төп срокта документлар белән рәсми расланган нигезле сәбәп аркасында катнаша алмаганнар яза алачак.