Бүген ТР Тарихи һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу республика фонды, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, Фондның Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев инициативасы белән, "Россия Кызыл Хачы" бөтенроссия иҗтимагый оешмасы һәм Сбербанкның Казандагы 175 нче мәктәптә атыш нәтиҗәсендә зыян күрүчеләргә ярдәм итү өчен ачылган счетына акча күчерде. "Яңарыш" республика фондының Попечительләр советы һәлак булганнарның әти-әниләренең һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша һәм бу фаҗигадә җәрәхәтләнгән кешеләрнең тизрәк терелүен тели.