Путин уку йортларының иминлеген тәэмин итүгә бердәм якын килүне кертергә кушты

2021 елның 14 мае, җомга

Россия Президенты Владимир Путин уку йортлары куркынычсызлыгын тәэмин итүгә бөтен ил өчен бердәм якын килүне кертү бурычын  йөкләде. Аның сүзләренә караганда, "Казандагы фаҗига мәгариф учреждениеләрендә иминлекне тәэмин итү кебек барлык төбәкләр өчен гаять мөһим булган мәсьәләдә проблемалар калуын күрсәтте".

Путин искә төшергәнчә, 2018 елда бу уңайдан йөкләмә бирелгән иде, соңрак тиешле хөкүмәт карары чыкты, "әмма барысы да тулы күләмдә, тиешле дәрәҗәдә эшләнмәгән". "Хөкүмәткә якын арада мәгариф оешмаларының куркынычсызлыгын һәм террорчылыкка каршы якланганлыгын тәэмин итүгә бердәм якын килүне кертүне йөклим", - дип белдерде президент хөкүмәт әгъзалары белән киңәшмәдә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International