Соңгы кыңгырау һәм мәктәпләрдә чыгарылыш кичәләрен уздыру форматы турындагы карарны Россия төбәкләре үзләре кабул итәргә тиеш. Мәгариф министрлыгы эпидемиологик вәзгыять аларны традицион көнүзәк форматта оештырырга мөмкинлек бирәчәк, дип белдерде пәнҗешәмбе көнне мәгариф министры Сергей Кравцов.
"Без эпидемиологик вәзгыять аларны традицион рәвештә көнүзәк форматта үткәрергә мөмкинлек бирер дип өметләнәбез. Әмма монда ахыргы карарны кабул итү, һичшиксез, төбәкләр карамагында булачак", - диде ул президент Владимир Путинның хөкүмәт әгъзалары белән киңәшмәсендә.