БДИның альтернативасы бармы?

2021 елның 15 мае, шимбә

Россиядә БДИга 20 ел тулды. Ул 2011 елда кертелгәч тә, аның максаты иң яхшылардан  – абитуриентларның белемнәрен расламыйча гына бюджет урыннарына килүен, ягъни  коррупцияне һәм әшнәлекне юк итү иде.

БДИ тарихында төрлесе булды, мәгълүматларның читкә таралуы да, ачыктан-ачык "уңышсызлыклар"да. Әмма һәр очракта да БДИ проектын эшләүчеләр зур "хаталар өстендә эш" башкарды.

Бүген чыгарылыш сыйныф укучылары БДИ видеокамералар астында тапшыра, нейрочелтәрләр нигезендә мәгълүматларны анализлау системасы кулланыла.  Кимчелекләр бетерелде.

Биремнәр үзләре ничек? Бу күптән инде җавап бирүнең бер вариантын сайларга кирәк булган кыска тестлар түгел һәм җиңел җавапларын да белеп булмый. "Җавабын тап" гомумән гамәлдән чыгарылды. Ышанмыйсызмы? Сынау  БДИны үзегез тапшырырга тырышыгыз(күрсәтмә  вариант Федераль педагогик үлчәүләр институты сайтында бар). Сез бик күп анализларга, аргументлар китерергә, гомумән, баш миен эшләтергә һәм реаль белемнәрне күрсәтергә кирәклегенә гаҗәпләнерсез. Һәм әйе, бүген БДИ – чыннан да югары ставкалы сынау. Аңа йөзләгән мең, ягъни миллионлаган сум салынган, әгәр бала бюджетка кермәсә, вузда түләүле уку өчен түләргә туры киләчәк. Тик экспертлар "бердәм" га лаеклы альтернатива күрми.

"Югары уку йортларында БДИга кадәр балаларны укырга әзерләүгә монополия бар иде. Университетлар үз курсларында акча эшләде, ә укытучылар – репетиторлыкта. Иске системаны кире кайтару – югары коррупция куркынычларын кайтару, ә бер уңайдан регионнар эчендә белем бирү мобильлеген кискен кыскарту дигән сүз, - дип сөйләде "Российская газета"га элегрәк РАНХиГС ИПЭНО директоры Татьяна Клячко. - Әлегә БДИның альтернативаларын мин күрмим, бу имтиханның барлык кимчелекләренә дә карамастан. Укытучылар һәм укучылар БДИга күнеккәннәр инде – система ныклап әзерләнгән. Аны сындырырга кирәкми, мәктәпкә берничә ел булса да тетрәнүсез эшләргә бирегез".

Әйдәгез, башкасын да онытмыйк: БДИ – ул "социаль лифт", аның ярдәмендә провинциядән килгән егет-кызларының башкала вузларына укырга керү мөмкинлеге күбрәк туды.

Әйе, болай  гына "бердәм” не гамәлдән чыгарырга һәм һәр вуз өчен үз имтиханнарын кире кайтару мөмкин түгел. БДИ мәҗбүри имтихан буларак 12 ел элек вузларда кулланыла башлаган. Вуз биремнәреннән һәм 11 ел элеккеге билетлардан "тузанны" селкеп кою ярамый.

Әмма киләчәктә БДИны өлешчә үзгәртеп кору мөмкин. Элегрәк Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек итү буенча Федераль хезмәттә сөйләүләренчә, ун елдан соң без гадәти БДИ урынына бөтенләй башка процедураны күрә алабыз. Мәктәп укучыларының барлык казанышлары, олимпиадаларда катнашу, бәяләү һ.б. аның "цифрлы биографиясе"ндә инде дүртенче сыйныфтан башлап теркәләчәк, ә югары уку йортларына шәхси портфолио системасы буенча укырга керергә мөмкин булачак.

Фантастикамы? Һич юк.

"БДИ бу унъеллыкта яңа форма алачак. 2030 елга без бөтенләй башка процедураны күрәчәкбез, бу цифрлаштыру белән бәйле, - дип сөйләде элек Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте җитәкчесе Анзор Музаев. - Безне элек ни өчен тәнкыйтьләделәр? Балаларның күп кенә сәләтләрен БДИ аша  бәяләү мөмкин түгел. Хәзер без биш-ун ел дәвамында теге яки бу мәктәп фәненең белемнәрен генә түгел, ә башка казанышларны: баланың креативлыгын, иҗади, спорт сәләтләрен һ.б. объектив бәяләргә тиеш".

Шул ук вакытта ул БДИдан тулысынча баш тартырга ярамый, чөнки укудан тыш активлык, төрле секцияләрдә, түгәрәкләрдә һәм проектларда катнашу мөмкинлекләре авыл һәм мегаполис балаларыныкы  аерыла, дип ассызыклады. Шуңа күрә БДИ механизмы, социаль лифт кебек үк, калачак.

"БДИдан тулысынча баш тарту мөмкин түгел", - дип белдерде элегрәк Музаев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International