Сергей Кравцов: «Якын арада мәгариф оешмалары иминлегенең бердәм таләпләре әзерләнәчәк»

2021 елның 15 мае, шимбә

Хәзер төбәкләрдә уку йортларын тикшерү үткәрәләр, иң якын арада бердәм куркынычсызлык таләпләре әзерләнәчәк. Бу хакта Россия мәгариф министры Сергей Кравцов Россия Президенты Владимир Путинга хәбәр итте.

Владимир Путин киңәшмәдә Хөкүмәткә Казандагы фаҗигадән соң мәгариф оешмаларының иминлеген тәэмин итүгә бердәм якын килүне кертүне йөкләде. Ул шулай ук укытучыларны һәм Казанның 175 нче гимназиясенең башка хезмәткәрләрен дәүләт бүләкләре белән бүләкләргә тәкъдим итте.

“Министрлык тарафыннан Татарстандагы хезмәттәшләре белән берлектә укытучыларга, укучыларга һәм ата-аналарга кирәкле ярдәм күрсәтелде, урында белгечләр эшләвен дәвам итә, төбәкләрдә барлык мәктәпләрнең куркынычсызлыгын тикшерү бара. Тиешле структуралар белән берлектә якын арада барлык мәгариф учреждениеләренең иминлегенә бердәм таләпләр әзерләнәчәк», - диде министр.

Сергей Кравцов уку елына нәтиҗә ясады, пандемия аркасында ул гади генә булмады, дип билгеләп үтте. Мәгариф министрлыгы вәзгыятькә оператив җавап бирде, дистанцион укуга күчү булмады.

"9 нчы һәм 11 нче сыйныфлар өчен ГИА штатлы режимда узачак. Имтиханнар үткәрү пунктлары махсус әзерләнәчәк. Узган елдагы кебек үк, югары санитар куркынычсызлык чаралары да үтәләчәк. Быел бездә 9 нчы сыйныф укучылары 1 млн 420 мең. 24 майдан башлап, аларга ике предметтан — рус теле һәм математикадан имтихан тапшырырга туры киләчәк. 9 нчы сыйныфка аттестатларны шушы нәтиҗәләр нигезендә бирәчәкбез. Быел тугызынчы сыйныф укучыларына сайлау буенча предметларны тапшырырга кирәкми ", - дип хәбәр итте Россиянең мәгариф министры. Быел 9 нчы сыйныфны тәмамлаучыларның 60% ы көллияткә керер дип көтелә, узган ел алар 55% иде.

"Колледжлар матди-техник базаны системалы яңарту аркасында мәктәп укучылары өчен җәлеп итүчәнрәк була бара. Аларда югары технологияле җиһазлар белән җиһазландырылган заманча остаханәләр күбрәк барлыкка килә. Бүген үк федераль бюджет хисабына төзелгәннәрнең саны 1600гә җитте һәм 2024 елга 5 мең булдырылачак ", - дип игътибар итте Сергей Кравцов. Аның сүзләренә караганда, көллиятне тәмамлаучылар хезмәт базарында кирәкле күнекмәләр һәм квалификация ала. Иң кирәкле белгечлекләрнең берсе –  "машина төзелеше технологиясе", "сәнәгать җиһазларын эксплуатацияләү", шулай ук мәгълүмати технологияләр белән бәйле һөнәрләр һәм белгечлекләр. Алар буенча эшкә урнашу дәрәҗәсе 70%тан артык тәшкил итә. Сәламәтлек саклау, мәгариф һәм педагогик фәннәр белән бәйле һөнәрләр тагын да популяррак.

"Унберенче сыйныф укучылары быел 680 мең тирәсе. Былтыргы кебек үк, югары уку йортларына керергә теләмәүчеләр БДИдан азат ителгән һәм мәктәптә мәҗбүри ике предмет — рус теле һәм математика тапшыралар. Югары уку йортларында укуларын дәвам итәргә теләүче чыгарылыш сыйныф укучылары рус теленнән БДИ тапшырырга тиеш, шулай ук теге яки бу белгечлеккә укырга керү өчен кирәкле башка предметлар", - дип мәгълүмат бирде ул. БДИның төп чоры 31 майда башлана һәм 2 июльдә тәмамлана. Төп көннәрдә имтихан бирә алмаганнар өчен резерв көннәр – 12 июльдән 17 июльгә кадәр билгеләнгән. Имтиханнарда 5815  имтихан пункты эшләячәк, алар тулысынча эшкә әзер, бу пунктларны тикшерү үткәрелгән. Шулай ук имтихан кабул итү пунктлары 58 илдә ачылачак.

"Быел беренче тапкыр информатика буенча имтихан электрон формада узачак. Экспертлар белән берлектә без берничә консультация уздырабыз, имтиханнар уздыру процедурасы белән алдан ук таныштырабыз», - дип хәбәр итте мәгариф министры. Йомгаклап ул соңгы кыңгырау  һәм чыгарылыш кичәләрен уздыру форматын сайлау турындагы карарны быел төбәк хакимиятләре өстендә кала, дип өстәде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International