9 нчы һәм 11 нче сыйныфлар өчен дәүләт йомгаклау аттестациясе 2021 елда штатлы режимда узачак, имтиханнар уздыру пунктлары махсус әзерләнәчәк, дип хәбәр итте Россия Федерациясе мәгариф министры Сергей Кравцов.
Бу хакта Россия Мәгариф министрлыгы башлыгы Россия президенты Владимир Путинның Россия Федерациясе Хөкүмәте әгъзалары белән киңәшмәсе барышында хәбәр итте.
Министр билгеләп үткәнчә, Имтиханнар уздыру пунктларында югары санитария куркынычсызлыгы чаралары күреләчәк, шул исәптән биналарны дымлы санитар җыештыру, контактсыз термометрия, дистанцияләү, аудиторияләрне чикләнгән тутыру.
"Рособрнадзор белән без имтиханнар уздыру вакытын билгеләдек һәм бастырып чыгардык инде. Быел бездә 9 нчы сыйныфны тәмамлаучылар 1 миллион 420 мең. 24 майдан башлап, аларга ике предмет – рус теле һәм математика тапшырырга кирәк булачак. 9 нчы сыйныф өчен аттестатларны без шушы нәтиҗәләр нигезендә бирәчәкбез. Быел сайлау буенча тәкъдимнәрне тугыз сыйныф укучыларына тапшырырга кирәкми ", - диде Сергей Кравцов.